Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Попечительләр советы рәисе Гайзатуллин Ринат Рәүф улын туган көне белән котлыйбыз!

2019 елның 20 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне "Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең попечительләр советы рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Шушы күркәм дата уңаеннан Ринат Рәүф улына һөнәри осталыгы, чит проблемаларга битараф булмаганлыгы өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез! 

Сезнең социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның язмышында катнашуыгыз, игътибарлы мөнәсәбәтегез, шулай ук үз вакытында адреслы ярдәм күрсәтү аларга кыенлыкларны җиңәргә һәм оптимизмны сакларга ярдәм итә.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм финанс иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International