ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты»нда «Кунакка кил безгә көз" дип исемләнгән физкультура ял итү сәгате

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Эзекова Э. Р. «Кунакка кил безгә көз»дигән темага физкультура ял итү сәгатен үткәрде.

Максат: балаларның физкультура белән актив шөгыльләнергә омтылуын формалаштыру, яшьтәшләре белән яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү, ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту.

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.

Кави Нәҗми

Безнең балалар йортына да Алтын көзләр килеп җитте.Малайлар hәм кызлар тәрбияче апалары белән көзге табигать кочагына чыктылар. Балалар көзге табигатьне игътибар белән күзәттеләр.

Балалар йорты паркында алар сары көзге яфраклар җыйдылар. Тәрбияче апалары аларга көзге яфраклар белән уйнарга тәкъдим итте.Балаларга уен бик ошады. Шушы матур табигать кочагында балалар үзләре яраткан төрле-төрле уеннар уйнадылар.Алар вакыт узганын сизми дә калдылар. Шулай күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп тәрбияче балаларның ял сәгатен үткәрде.

Бергә-бергә уйнау балаларның дуслыкларын тагында артырып җибәрде. Малайлар hәм кызлар, кулга кул тотынып, үз төркемнәренә юнәлделәр.Аларга көзге паркка сәяхәт бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International