«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында чара үткәрелде. Балалар «Минное поле», «Коткаручылар», «Салют» «Сүз җый» дигән эстафеталарда катнаштылар һәм үзләренең кыю, батыр, җитез, булдыклы булуларын исбатладылар. Һәрвакыттагыча, ярышларның нәтиҗәсе дуслык булды. Безнең һәрберебез тормышта мондый фаҗигале вакыйгалар белән очрашмаячагына һәм тыныч күк һәрвакытта да баш өстендә булыр дип өметләнә.
.jpg)