19 сентябрь көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты» тәрбиячесе Минабутдинова Оксана «Гофрланган кәгазьдән чәчәкләр ясау»дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: гофрланган кәгазьдән роза чәчәкләрен ясау технологиясен үтәү. Бурычлар: уртак эшчәнлек белән кызыксыну, гүзәллек хисләре тәрбияләү. Эстетик зәвык, эштә пөхтәлек, биремгә иҗади мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чәчәкләр һәм гофрланган кәгазьдән ясау дәресләрендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар вак моторикасы өстендә эшлиләр: кул бармаклары тыңлаучы һәм сыгылмалы була, шулай ук интеллектуаль активлыкка ярдәм итәләр.
Дәрес "Нинди чәчәкләр була?" дигән сораудан башланып китте. Өлкәннәргә гофрланган кәгазьдән ясалган әзер композицияләр күрсәтелде. Аннан соң тәрбияче гофрланган кәгазьдән розаны ничек ясарга кирәклеген күрсәтте. Алга таба социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль эшчәнлеккә кереште. Соңыннан катнашучылар барлык эшләнгән чәчәкләрне бер композициягә берләштерделәр.
Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһиме – тормыш көче һәм яшәү теләге бүләк итә. Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән яшьтәге кешеләргә вакытны файдалы үткәрергә, начар уйлар турында уйламаска һәм иң мөһиме – интеллектуаль һәм физик форманы лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Актив социаль тормыш алып баручы һәм иҗат белән шөгыльләнүче пенсионерлар озаграк яшь һәм сәламәт булып кала.