2019 елның 19 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “ Диңгезләр һәм океаннар” темасына презентация шөгыле булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларга диңгезләр һәм океаннар турында яңа белемнәр бирү, аларның аһәмиятен аңлату торды, аларның үзенчәлеге турында әңгәмә үткәрелде. Диңгез һәм океаннарда яшәүче хайваннар, су астында үсүче үләннәр турында күп мәгълүматлар бирелде. Суда яшәүче хайваннарны саклау, аларны яклау турында сөйләштеләр. Табышмаклар аша суда яшәүче балыкларның исемнәре белән таныштылар.
Чара ахырында нәтиҗә ясадылар, барлыгы 15 бала катнашты.