Экстремизмга ЮК!

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга ЮК!» профилактик айлыгы кысаларында «Гнездышко»  социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Без террорчылыкка каршы» дигән  квест уены үткәрелде. Чараның төп максаты - терроризм төшенчәсен аңлату, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.  Чарада өлкән инспектор, полиция майоры Хәмидуллина Лилия Ринат кызы актив катнашты. Ул тәрбияләнүчеләр  белән әңгәмә уздырды. Экстремизм турындагы төп төшенчәләрне һәм экстремизм формалары турында аңлатты. Балаларга мультфильм күрсәтелде, анда экстремизм турында иң гади рәвештә сөйләнде.  Чарада баладар бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International