Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында “Терроризм һәм экстремизм”акциясе кысаларында “Тыныч илдә - бәхетле балалар!” темасына рәсем конкурсы.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе
2019 елның 16 нчы сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Нуриева Л.Р. “Терроризм һәм экстремизм”акциясе кысаларында “Тыныч илдә - бәхетле балалар!” темасына рәсем ясау конкурсы үткәрде. Максат: - балаларда терроризм һәм экстремизм турында күзаллау формалаштыру; - балаларда бер - береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итү һәм башка кешеләр белән дөньяда яши белүне формалаштыру; - Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Рәсем ясау балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Дәрес башында тәрбияче терроризм һәм экстремизмның асылын аңлатты. Аннан соң балалар бик теләп кәгазь битенә рәсем ясый башладылар. Һәрберсе индивидуаль якын килеп, матур итеп рәсемнәрне буядылар. Дәрес бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Балалар канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International