13 сентябрь көнне халыкара хәйрия көне кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Лилиә Лотфуллина һәм Ильвира Идрисова Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе укучылары белән берлектә акция үткәрделәр. Бу көнне волонтерлар клубы «Яшь патриотлар» һәм Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе волонтерлары мохтаҗ гаиләләргә, авыр тормыш шартларында калган, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яшелчәләр тутырылган пакетлар тапшырдылар. Күрсәтелгән ярдәм өчен гаиләгә зур рәхмәт белдерделәр.