«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Синең сәламәтлек- синең кулда» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

        “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Синең сәламәтлек-синең кулда” дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт  алучыларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекләрен ныгыту һәм физик культураны популярлаштыру.

       Программа командаларны сәламләү белән башланды. Командаларга спорт темасына төрле табышмаклар һәм шаян сораулар тәкъдим ителде. Төрле спорт инвентарьлары белән эстафеталар үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең максатчанлыгын, чыдамлыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр.  Ярыш ахырында инструктор «Соку-бачи-вира» исемендәге бию уены үткәрде.

      Мондый бәйгеләр тормышта яшәү өчен этәргеч бирә,  үз  көчеңә ышанычны арттыра һәм сәләтләрне дә ачарга ярдәм итә.

       Чарада 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International