18 сентябрҗдә “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда да терроризмга каршы көрәшү сәлатен тикшерү буенча тренировка үткәрелде. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча тактика эшләнелде. Терроризмга каршы көрәшү буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз реагировать итү факторларына басым ясалды. Куркынычсызлык сигналын ишеткәч кешеләр эвакуация юлларына чабып чыгудан башлана. Һәр кеше алдан каралган план буенча эшли. Беренче чиратта кешеләрне коткару кирәк.