18 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. «Без терроризма һәм экстремизмга каршы!» дип аталган тематик дәрес үткәрде.
Максат:
1. Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыру. Үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү.
2. балаларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү.
3. балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Тәрбияче балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Тәрбияче балаларның сорауларына жавап бирде, һәм балаларга бер - береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлатты.