Көзге шау-шу

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Көзге шау-шу

Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан, «Яшьләр үзәге «Орион» белгечләре 17 сентябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу-уен программасын «Көзге   шау-шу» уздырдылар. Программада 26 бала һәм 8 ата-ана катнашты.

Бәйрәмнең төп герое-Көз һәм чараның кунагы-чит ил кешесе - Инопланетянин. Герой Инопланетиянин белән бергә балалар космоста булдылар. Балалар космос турында табышмаклар чиштеләр, герой артыннан космик хәрәкәтләрне кабатладылар. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International