Кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Чигенмә» программасы кысаларында ««Юк!» дип әйтә белү» дигән төркемле чара .

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Күп кенә кешеләр, кемгәдер баш тартырга туры киләчәк дигән бер уйдан, уңайсызлана башлыйлар. Кайчагында мондый реакция аңлашыла да, тик теләсә нинди үтенечкә уңай җавап биреп булмый. Баш тарта белмәү, еш кына тискәре нәтиҗәләргә китерә. Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Чигенмә» программасы кысаларында ««Юк!» дип әйтә белү» дигән төркемле чара узды. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтү карамагында учетта торган яшүсмерләр чакырылган иде. Дәрес башында яшүсмерләргә үз һәм психологик чикләрне аңлауга юнәлдерелгән «Тукта!» күнегүен башкарырга тәкъдим ителде. Бүлекчә психологы Фирүзә Мөдәрис кызы балаларны басымның төрле тактикалары, басымга каршы тору алымнары белән таныштырды. Чара ахырында уен формасында яшүсмерләр «Юк» дип әйтә беләсезме?» дигән тест уздылар. «Юк» дип әйтә белү, яки дөрес итеп баш тарту – уңышлы һәм бәхетле тормыш төзү өчен кирәкле күнекмә. Дөрес диеп баш тарту алымнарын куллана белү, кешегә басымга бирешмәскә һәм куркынычсызлыкта калырга ярдәм итә. Төркемле дәрес кызыклы һәм уңышлы узды. Яшүсмерләр үз фикерләрен әйттеләр, актив рәвештә сораулар бирделәр. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International