«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ялгызлыктан курку. Аны җиңү ысуллары» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга ялгызлык хисләрен җиңүдә ярдәм итү һәм аңа каршы тору ысулларына өйрәтү.

Чара әңгәмәдән башланды: “Ялгызлыкны ничек җиңәргә?”, “Курку нәрсә белән куркыныч?”. Социаль хезмәт алучылар “Ялгызлыктан куркасызмы?” дигән темага тест уздылар һәм аның нәтиҗәләренә анализ ясадылар.  “Ялгызлык минуты”, “Ялгызлык рәсеме ясыйбыз”, “Ялгызлыктан открытка” күнегүләре үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Чараны тәмамлап һәркем ялгызлыктан арыну өчен гамәли адымнар төзүдә катнашты.

Тренингтан соң, катнашучылар тормышыңа куанып, үз- үзеңә ышанып, үзеңне ничек бар шулай кабул итсәң, ялгызлык хисен җинәргә була дигән фикергә килделәр.

         Тренингта 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International