Смәел авылында гомер итүче Әүхәдиева Миңнегаян Хәбибулла кызына 14 сентябрь көнне 90 яшь тулды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Смәел авылында гомер итүче Әүхәдиева Миңнегаян Хәбибулла кызына  14  сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов,  җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” авыл хуҗалыгы” җәмгыяте директоры  Илһам Шакировлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International