12 нче сентябрьда“Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Берёзка» безне каршылый» диеп аталган ял кичәсе үткәрелде. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районннарыннан килгән социаль булышлык алучыларны китапханәче Дания Хисамова һәм мәдәни чараларны оештыручы Васил Таһирҗанов җылы сәламнәрен җиткерделәр, күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләделәр.
Дания Мәгъсүм кызы китапханәдәге гаҗит-журналларга экспресс-күзәтү, “Чаян” журналы битләре буенча рус һәм татар телләрендә викторина үткәрде. Викторинада җиңүчеләр Нәзирә Смирнова Яр Чаллыдан һәм Рәсих Шәрипов Азнакайдан “Чаян” журналы белән фоторәсемгә исәлеккә төшү белән бүләкләнделәр.
Кичә күмәк биү тамашасы белән тәмамланды. Аны Васил Хәтил улы үткәрде.
Чарада 60 кеше катнашты.
.jpg)