Әлеге чараның максаты – толерантлык формалаштыру, актив гражданлык позициясе тәрбияләү.
Социаль педагог «терроризм», «террорчылык акты» төшенчәләрен ачты, соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында сөйләде. Чара барышында " терроризмга юк дип әйтик!» диеп исемләнгән плакат ясалды. Балалар теракт вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре, урамда, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. «Үз-үзләренә һәм якыннарына гомерне саклап калу»дигән белешмәлек таратылды. Бергәләп террорга каршы берләшик! " шигаре астында флешмоб үткәрелде».
Чара ахырында террорлык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң балалар күккә террорчылык актлары корбаннары турында хәтер һәм кайгы символлаштыра торган шарлар җибәрделәр. 2004 елның 1 сентябрендә илебезне тетрәндергән куркыныч бәла-казага беркем дә битараф калмады.