Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә» 2019 елның сентябрь аенда Чистай һәм Спас районнарында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге иммунологы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Мостафин Н.З. белән «Грипп һәм ОРВИны профилактикалау» темасы астында очрашу узды. Учреждение хезмәткәрләре лекторның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.