V Милли чемпионат “Абилимпикс-2019” катнашу.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Земфира Суфьянова социаль хезмәт  алучылар белән  “Абилимпикс-2019” сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында  Яр Чаллы педагогика көллиятендә үткәрелгән һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның региональ этабында катнашты.

Чаранын максаты:  җәмгыятьнең социаль-икътисади тормышында катнашу, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм социаль хезмэт  алучыларнын һөнәри бәйсезлеген арттыру.

Абилимпикс – ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярыш. Чемпионат Татарстанда беренче тапкыр 2018 елда Казан шәһәрендә уздырылды, ә быел «Бисер белән үрү» компетенциясе өчен Яр Чаллы шәһәрен сайладылар. Чарада Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән белгечләр катнашты.

Чемпионатта катнашучылар тәкъдим ителгән компетенцияләр арасында «Бисер белән үрү» техникасына юнәлеш сайладылар һәм өч сәгать дәвамында конкурс өчен күләмле “Гербер” чәчәкләрен ясадылар.

Белгеч һәм катнашучылар «Абилимпикс"ның беренче милли чемпионатында катнашудан яңа белемнәр, һөнәрләр, тәҗрибә һәм күңелле тәэсирләр алдылар. Алар киләчәктә иҗади эшчәнлек өчен стимул барлыкка килүен билгеләп үттеләр

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International