Социаль хезмәт алучылар, дәвалау физик культурасы буенча инструктор Зөлфия Таһирова җитәкчелегендә, урманга спорт мәйданчыгына бардылар, анда спорт ярышлары оештырдылар.
Картлар ике командага бүлештеләр. Алар зур кызыксыну белән спорт ярышларында катнаштылар: аркан тарттылар, чабышкылар аша сикерделәр, тизлек һәм җитезлек белән ярыштылар.
Мондый чараларның максаты - өлкән яшьтәге гражданнар арасында толерантлык булдыру, өлкән яшьтә экстремистик чагылышларны профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.