Көзге күренеш

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

 

     Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче   балалар  белән «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында   1 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы тәрбиячеләр белән берлектә 10нчы сентябрь көнне пластилинография техникасында «көзге пейзаж» мастер-классы үткәрде.

       Пластилинография-балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә торган традицион  булмаган рәсем техникасы. Педагог катлаулы булмаган рәсем сайлаган. Балалар эшне пөхтә һәм зур кызыксыну белән башкардылар. Һәр бала, үз көчеңә тагын бер кат инанып, үз эшенең нәтиҗәсе белән горурлана алды.

     Балаларга пластилин белән рәсем ясау бик ошады. Мастер-класс ахырында балалар үзләренең открыткалары белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International