«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләрэстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, пенсионерлар өчен спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру максатыннан, 2019 елның 11 сентябрендә «Татарстан һәм Спорт» акциясе оештырды. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең карамагында булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә бик теләп төрле физик күнегүләр башкардылар.