Үсмерләрнең үзбилгеләүгә гомуми әзерлеген формалаштыру, һөнәрләр дөньясы һәм аларның үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү максатыннан, 2019 елның 9 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Мин сайлаган һөнәр!» дип исемләнгән шөгыль уздырды.
Укучылар шөгыльдә һөнәрләр төрләре белән таныштылар, эшче һөнәрләр һәм белгечлекләр арасында аермаларны табарга, хезмәт коралларын куллану принцибы буенча һөнәрләрне классификацияләргә өйрәнделәр.
Шөгыль ахырында балалар зур кызыксыну белән «Һөнәрләр чылбыры» уен күнегүендә катнаштылар. Бу очрашу укучыларның һөнәри кызыксынуларын һәм кызыксынучанлыкларын ачыкларга, һәм төркемдә бердәмлек үсешенә ярдәм итәр, дип ышанабыз.