VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

   2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулары узды.  Районның социаль тармагының барлык хезмәткәрләре дә сайлауларда актив катнаштылар. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү һәм тернәкләндерү бүлекчәсе клиентларына гражданлык бурычларын үтәүдә һәрьяклы ярдәм күрсәттеләр. Һәр тавыш бирүче үз теләге белән баш өстендәге тыныч күккә, тыныч киләчәккә өмет белән үз фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International