Агымдагы елның 6 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 39 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Полиция начальнигы урынбасары Фәнис Газизуллин җыелышны "социаль мошенниклык!" һәм "Экстремизмга-юк" әңгәмәсе белән башлап җибәрде. Социаль хезмәткәрләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде, практик тәкъдимнәрен бирде.
Үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашучыларга VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында искәртте, барлык хезмәткәрләрне сайлауларда катнашырга һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәтергә кушты. Аннан соң «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруның төп моментларына тукталды.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова социаль хезмәтләр җыелмасын алу кирәклеге һәм дарулардан баш тартуның нәтиҗәләре турында халыкка җиткерүне дәвам итү турында аңлату эшләре алып барды.
Җыелыш туган көннәрен билгеләп үтүче хезмәттәшләрне котлау белән тәмамланды.