«Җәлил икенче санлы мәктәбе» волонтерлары «Җәлил картлар йортында»

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы /ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН/МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН/ "Игелекле җир" акциясе кысаларында, 2019 елның 10 сентябрендә "Җәлил картлар  йорты" на 2 нче урта мәктәп волонтерлары килде. Көннең максаты: үз бистәбезнең, районыңның, планетаның экологик проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Волонтерлар безнең интернатта үскән  уңышыбызны   җыярга булыштылар: алар кабак, ташкабак, алма, груша җыйдылар. Соңыннан бөтен сабакны җыеп түктеләр. Кара һәм кызыл миләш, кура җиләге үсентеләре дә утыртырга булыштылар. Игелекле эшләр игътибарсыз калмый. Ярдәм иткән саен, волонтерлар безнең өлкәннәребезгә матди кыйммәтләрне генә түгел, ә шатлык һәм өмет тә бүләк итә.

Катнашучылар саны: 27 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International