«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Светлана Сидорова һәм Гөлназ Шәрифуллина "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы "#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" ирекле акциясе кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче очрашу уздырдылар.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары белән таныштыру, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эш белән тәэмин итүгә булышу һәм актив тормыш позициясе формалаштыру.
Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге дәүләт сәясәте эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарның, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга ярдәм итүче чараларны гамәлгә ашыруга тигез мөмкинлекләр тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны, инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программалары, махсус булдырылган эш урыннарын җиһазлау, һөнәри укыту турында мәгълүмәт белән таныштырдылар. Алар вакансия исемлеге белән таныштырдылар һәм эшкә урнашырга теләүчеләр өчен һөнәри яраклылык буенча тест үткәрделәр.
Чара ахырында белгечләр эш эзләүчеләрнең барлык сорауларына да җавап бирделәр, катнашучыларга контакт номерлары белән «Инвалидларны эшкә урнаштыру», «Эшкә урнашу вариантлары: җәмәгать һәм вакытлы эш, башка җиргә күчеп китү», «Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителгән һөнәрләр» дигән буклет тараттылар һәм 19 сентябрьдә булачак вакансияләр ярминкәсенә чакырдылар.
Чарада 9 кеше катнашты.