"Үзмәшгуль"

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

"Үзмәшгуль"

Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча аңлату эшләре алып барыла.

         "Үзмәшгуль" кеше ул үз хезмәте белән акча эшләүче. Бу категориягә, мәсәлән, бала караучы, репетитор, машина йөртүче яки өйдә маникюр ясаучылар керә. Салым режимының төп өстенлеге - аның гадилеге: Федераль салым хезмәтенә килмичә, тиз арада дистанцион теркәлү, салымны исәпләү һәм түләү ысулының гадилеге, квартал һәм ел саен хисап тапшыру зарурлыгы булмау. Шул ук вакытта клиентларга онлайн чеклар бирү мөмкинлеге дә булачак. Бу - яраткан һәм керем китерә торган эш белән закон кысаларында шөгыльләнү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International