"Тылсымлы театр дөньясы»

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

"Тылсымлы театр дөньясы»

2019 елда Әгерҗе муниципаль районының «Өмет»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар Конкурсында грант отты. Ул балалар өчен сәнгать иҗаты, театр терапиясе ярдәмендә тернәкләндерү чаралары комплексын оештыруны үз эченә ала.

         Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 200 000 (ике йөз мең) сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге матди чараларга ноутбук, фотоаппарат, театр костюмнары, театр декорацияләре, костюмнар өчен тукыма сатып алынды…

         2019 елда «Тылсымлы театр дөньясы» клубы эшли башлады, анда үзәк белгечләре сәнгать иҗаты, театр терапиясе ярдәмендә тернәкләндерү чаралары комплексын эшләгәннәр. Педагоглар балалар белән әкиятләр, сценкалар әзерлиләр.    Балалар көче белән «Колобок»әкияте күрсәтелде.

         Театр бала уенына якын, шуңа күрә ул үсеш, әйләнә-тирә дөньяны танып белүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора, аралашуга өйрәтә, коммуникатив сәләтләрне үстерә, иҗади потенциалны ача. Театральләштерелгән уенны социаль-педагогик эшчәнлеккә кертү баланың социаль адаптациясендә зур роль уйный.

         Әлеге проектны тормышка ашыру балаларга җәмгыятьтә яшәү өчен тәҗрибә тупларга һәм аларга кирәк булган физик һәм рухи көчләрне үстерергә мөмкинлек бирде.

                                                                                  Соц.педагог Любовь Белослудцева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International