Искиткеч дөнья комнатных үсемлекләр.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Чыннан да, чәчәкләр кешеләргә шатлык бүләк итә, ә бүлмә гөлләре матурлыкны гына түгел, кеше өчен бик күп файдалы, алар бүлеп биргән фитонцидлар ярдәмендә һаваны дезинфекцияли.

Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр.

Кызлар бүлмә гөлчәчәклегенең барлыкка килү тарихы турында белделәр, кызыклы презентация карадылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннарда катнаштылар.

Кызлар «Чәчәкле әлифба» һәм «Чәчәк исемнәре»уенында бик теләп катнаштылар.

Педагог белән бергә бүлмә гөлләрен карау кагыйдәләре дә чыгарылды.

Ахырда кызлар үз төркемнәрендә чәчәк ассортиментын тулыландырдылар һәм яран утырттылар. Шулай ук алар бу чәчәкнең фәнни исеме – пеларгония, ә татар телендә әлеге чәчәкнең исеме – яран голе турында да белделәр.

Дәрес кызларның чәчәк үстерү өлкәсендә белемнәрен тулыландырды. Айсылу Риф кызы кызларга чәчәкләр гомер буе матурлыкларын бүләк итүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International