Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Эш остадан курка»

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 9 нчы сентябрьдә,Арчаның «Өмет чаткысы»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ,психолог Алинә Сабирова «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#» акциясе кысаларында «Эш остадан курка» дигән чара үткәрде. Чараның максаты балаларның игътибарын киләчәк һөнәрләренә җәлеп итү иде, чөнки 2019 ел-Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы. Кием-салым тегүче кешеләр турында балаларның күзаллауларын баету.

Бу чарада балалар кием дизайнеры һөнәре белән таныштылар. Анын җиңел сәнәгать белгече, яңа кием үрнәкләре ясаганын, нәрсә эшләгәнен белделәр. Шулай ук балар үзләре кәгазь курчаклар өчен кием дизайны ясадылар.

Мондый чаралар иҗади күзаллауны үстерә. Балаларның уйлап табуында активлыгын ,мөстәкыйльлеген, инициативасын дәртләндерә . Балаларда матур итеп эшләнгән сурәтләрдән шатлык хисе тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International