Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова һәм юрисконсульт Инсаф Загртдинов тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераннары белән очрашу оештырылды. Аларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча адреслы социаль-хокукый ярдәм күрсәтелде. Сәламәтлеге буенча бу чарада катнаша алмаган кешеләр белән социаль-хокукый ярдәм яшәү бүлмәсендә күрсәтелгән. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль-хокукый ярдәм сугыш ветераннары һәм хезмәт ветераннары булган 10 гражданга күрсәтелде.