Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында игелекле эшләр эстафетасы

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы " акциясе үткәрелә. Бу акцияның максаты - Татарстан Республикасында яшәүчеләрне ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эстафетага бик теләп кушылды.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар паркны чүп-чардан арындырырга чыктылар. "Бүген без шәһәр халкы, табигать өчен бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен уңайлы тормыш шартларын саклап калу өчен паркны чүп-чардан арындырырга чыктык", - ди акциядә катнашучы Сания апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International