Сайлаулар 2019 Яңа Чишмә картлар йорты

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар сайлауларда актив катнаштылар. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Музыка яңгырады, социаль хезмәт алучылар өчен интернат-йорт территориясендә өстәл уеннары буенча ярышлар оештырылды. Участок комиссияләре әгъзалары һәм күзәтүчеләр интернат-йортка бюллетеньнәр һәм күчмә урналар белән килделәр. Өлкән кешеләр тавыш бирү процессына җаваплы карадылар, кайберләре үз тавышларын кем өчен бирергә мөмкин икәнлеген бик озак өйрәнделәр. Ә икенчеләре алдан ук кемне сайларга кирәклеген белә иде, чөнки кандидатлар, партияләр турында телевизор һәм газеталар аша мәгълүмат алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International