2019 нчы елның 6 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен төрле халыкларга карата хөрмәт тәрбияләү, игелеклелек, бер-береңне аңларга һәм кабул итәргә омтылыш максатыннан «Дөнья халыклары биюләре» дигән чара үткәрелде.