Гражданлык позициясен формалаштыру, җәмгыятьтә мәрхәмәтлек булдыру, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак, ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга җибәрү, халыкның гражданлык активлыгын арттыру максатларында 05-12 сентябрь көннәрендә. Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»иреклеләр акциясе үткәрелә.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен уенчыклар, канцтоварлар җыю эшен башлап җибәрә.