"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Надежда Бельская “Сак булыгыз - грипп!” дигән темага лекция уздырды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны «Грипп» авыруы, аның белән зарарлану, аның кискенләшүе, өзлегүләр һәм дәвалау юллары белән таныштыру.
Лекция барышында гриппның һава һәм көнкүреш әйберләре аша күчә торган вируслы авыру икәнен, аеруча хроник авырулар белән авыручы өлкәннәрдә, медицина учреждениеләре хезмәткәрләрендә һәм мәктәпләрдәге, балалар учреждениеләрендә күбрәк булуы турында мәгълүмат бирелде.
Социаль хезмәт алучылар авыруның төп симптомнарын искә төшерделәр һәм гриппны башка вирус инфекцияләреннән ничек аерырга икәнен белделәр.
Белгеч саф һавада йөрү, рациональ туклану, чыныктыргыч процедуралар, сабын белән кул юу, авырган очракта-битлек киеп йөрү профилактика чаралары турында сөйләде. Ул гриппның бронхит, пневмония, отит, синусит, миокардит, менингит, энцефалит кебек катлаулы авыруларга китерүен искәртте.
Сентябрь-октябрь айларында грипп белән авыручылар саны күтәрелгәнче, халыкның барлык төркемнәренә вакцинация ясау профилактиканың нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора.
Чара ахырында шәфкать туташы тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Чарада 12 кеше катнашты.