#Мывместе #Безбергә. Нурлат районы«Гармония» үзәге

2019 елның 6 сентябре, җомга

Социаль хезмәт күрсәтүнең рухи традицияләрен торгызу һәм өстәмә социаль ярдәм күрсәтү өчен Нурлат муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге һәм Рус Православие чиркәвенең Мәскәү һәм Түбән Кама епархиясенең социаль бүлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Уртак эшчәнлек кысаларында гражданнарның иң мохтаҗ категорияләренә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан ике гаилә Нурлат Благочиниесеннән мәктәп кирәк-яраклары һәм азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме алды инде.

Мондый уртак эшчәнлек халыкның киң катлавын шәфкатьлелек һәм хәйриячелек эшләрендә катнашуга җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International