2019 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре дә әлеге акциядә актив катнашалар. Чистай шәһәре халкына акция башлану турында хәбәр итү, тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы булырга һәм игелекле эшләр кылырга чакыру максатында 5 сентябрь көнне «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» дип исемләнгән буклетлар таратылды.