«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» /ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН/МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН/ нигезендә 2019 елның 5 сентябрендә Җәлил интернатында Әлмәтнефть «ветераннар хоры кунакта булды. Концерт искиткеч, бай эчтәлекле булды. Безнең өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Игелек кылырга безнең һәркайсыбыз мөмкин, ләкин бу бигрәк тә бер-берсе белән таныш булган, ягъни дуслар арасында яхшы була. Кайчагында, шәхси мәшәкатьләрне калдырганда, без кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле булуыбызны тоябыз. Исегездә тотырга кирәк, кеше, елмайса, игелек тарала, уңай эмоцияләр күбәя. Игелекле эшләр эстафетасы тәмамлангач, ярдәм кулы сузарга, игелекле эш башкарырга, күңел җылысы, кайгыртучанлыгы белән уртаклашырга әзер булган кешеләр күбрәк булыр, дип өметләнеп калабыз. Ә бу, мөгаен, иң мөһиме.
Катнашучылар саны: 63 кеше.