«Гнездышко» социаль приютының хезмәт буенча инструкторы Алсу Драндрова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр йомшак уенчыклар - куянчыклар ясау белән шөгыльләнде.
Чараның максаты: декоратив-гамәли сәнгать белән кызыксынуны үстерү, тырышлык, пөхтәлек, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Балалар тукыма белән эшләү - четерекле, иҗади, кайчакта авыр хезмәт икәнлеген белделәр. Әмма күпме шатлык китерә ул! Бер кисәк тукымадан кинәт яраткан уенчыгың барлыкка килә.
Тәрбияләнүчеләр үзләренең кул эшләре белән канәгать калдылар.