Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 12 бала белән «Республика көне»дигән дәрес узды. Дәреснең максаты: туган якка, үз Республикаларына мәхәббәт формалаштыру.
Тәрбияләнүчеләр алдан үк Республика турында картиналарны карадылар, тәрбияче белән Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының күренекле урыннары турында сөйләштеләр.
Дәрес Татарстан Республикасы Гимны белән башланып китте. Аннары тәрбияче республиканың иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Татарстан Республикасы көне турында сөйләде.
Дәрес презентация карау белән үрелеп барды, анда балалар республиканың истәлекле урыннары, символлары, милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән җентекләп таныштылар. «Пазл җый», «кем тизрәк?» дигән уеннарда балалар үзләренең җитезлекләрен һәм үз гамәлләрен тиз координацияли белүләрен күрсәттеләр. Дәрес «Минем Республикам» күргәзмәсе белән тәмамланды.
Мондый дәресләр балаларның Татарстан Республикасы символикасы турындагы белемнәрен ныгыталар; балаларның сөйләм активлыгын үстерәләр; балаларда патриотик хисләр, туган якка, үз Республикаларына мәхәббәт, аның өчен горурлык хисләре тәрбиялиләр.