Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында "Минем Казан - могҗизалы, борыңгы шәһәр" дигән темага әдәби кичә.

2019 елның 30 августы, җомга

Кичәнең максаты: балаларда Татарстан Республикасының башкаласы - Казан шәһәренә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.Балаларны Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштыру. Кичә барышында балалар Татарстан Республикасының флагында булган төсләрнең ни аңлатканын, Гербта нәрсә сүрәтләнгәнен һәм ни өчен Барсның канатлары бар икәнлеген белделәр. Шуннан соң балалар "Әсин беләсеңме?" викторинасының сорауларына актив җавап биреп, Республиканың төп шәһәре ничек аталганын искә төшерделәр. Кичә ахырында балалар Татарстан Республикасының гимнын татар һәм рус телләрендә тыңладылар һәм бик кәнәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International