Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы көне

2019 елның 30 августы, җомга

Бүген 30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге - республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да шушы көнгә багышланган чаралар узды. Учреждение белгечләре "Татарстан Республикасы көне тарихы"дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Бәйрәм атмосферасы күңелле викторина тудырды: "Татарстан-минем туган ягым".  Хезмәт терапиясе дәресләре шулай ук тематик характерда булды - яшәүчеләр кәгазьдән милли флаглар ясадылар.

Татарстан Республикасы халкын чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Ватаныбызга иминлек, үсеш һәм байлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International