2019 нчы елның 26 нчы августында “Йолдызлык” балалар-сәламәтләндерү лагерендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшүсмерләр белән уен элементлары кулланып команда булып оешуга юнәлдерелгән психологик-педагогик тренинг уздырдылар.
Чара балаларда әйләнә-тирә доньяга уңай караш формалаштыру, командада дустанә аралашу, уртак эштән ләззәт алу максатыннан үткәрелде.
Балаларга галактикада чынлыкта булмаган хайваннар белән яңа планета тудырырга тәкъдим ителде. Әлеге планетага “Йолдызлык” дип исем куштылар.Һәр яңа хайванга матур исемнәр бирелеп, уен мавыктыргыч узды.
Балалар биремнәрне бик шатланып үтәделәр,кызыклы һәм мавыктыргыч рәсемнәр ясадылар.
Әлеге чарада катнашучы һәр бала күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алды.