«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» - Алмаз Мирзаянов

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Игелекле һәм ярдәмчел булу кайчакта авыр, әмма тормыш өчен бик кирәк, чөнки бу хис безне көчлерәк итә. Бүген һәркайсыбыз, шатлык һәм өмет чаткылары бүләк итеп, мәрхәмәтле тылсымчы була ала. Һәрберебездә кечкенә генә кояш бар. Бу Кояш-игелеклелек. Изге кеше табигатьне ярата һәм аны саклый. Игелекле кеше - ул кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итә. Изгелек көчсезләрне көчле, көчлеләрне - киң күңелле, ә бөтен дөньяны  чистарак һәм матуррак итә. Һәм менә шундый хәйрия концерты белән 29 август көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» татар эстрадасы җырчысы Алмаз Мирзаянов булып китте. Ул бик күп шигырьләр укыды, бик күп җырлар җырлады. Безнең өлкәннәребезгә  көне  буена җитәрлек  яхшы кәеф бүләк итеп  китте.

Катнашучылар саны: 56 кеше

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International