"Изгелек" үзәгендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга янгынны кисәтүче приборлар урнаштыру буенча эш

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районының авыл җирлекләрендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга янгынны кисәтүче приборлар урнаштыру буенча актив эш алып барылды. Бу эшнең максаты-янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кешеләр һәлак булу очракларын киметү. «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыл җирлекләре җитәкчеләре, янгын бүлекчәсе  хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, приборлардан файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар һәм аларның эшләү принцибын күрсәттеләр.    Барлыгы 169 ялгыз яшәүче өлкәннәргә  576 янгын кисәтүче прибор урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International