Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Туган якны өйрәнү музееннан кунаклар булып кайтканнар

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көне алдыннан Югары Осланның «Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда яшәүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм биредә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, республика казанышлары һәм үз хезмәтләре белән туган ягыбызны данлаган кешеләр турында сөйләделәр. Ахырда музей хезмәткәрләре Югары Ослан муниципаль районы һәм район халкы турында фильм күрсәттеләр. Катнашучылар иң җылы сүзләр белән оештыручыларга кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International