«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелгән машина Балтач районында яшәүче өлкәннәр өчен Татарстан Республикасы суверенитеты көненә яхшы бүләк булды. Безнең Республиканың социаль оешмаларына өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклауга ярдәм итү мөмкинлеге туды.