«Родник» халыккасоциальхезмәткүрсәтүүзәгебелгечләре белән өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә барып кайту.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль районында 2019 елның 3 июльеннән башлап өлкән кешене тәрбиягә  алу программа кысаларында гаилә оештырылды.  өлкән кеше гаиләдә яшәвенә бик шат. Беренче көннәрдән үк өлкән яшьтәге гражданин белән ярдәмче уртак тел тапты. Килешүдә билгеләнгән  барлык шартлар да тудырылды.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ай саен өлкән яшьтәге гражданның тәрбиягә алган гаиләдә булу шартларын тикшереп торалар. 26 августта өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларын тикшерү өчен 2 кеше составында чыгыш ясалды: ойгэ килеп социаль хезмәт күрсәту бүлекчәсе мөдире Шәйхетдинова Ф. Р., психолог  Зиннәтова Г. Р.

Чыгыш ясалганда, өлкән яшьтәге гражданин өйдә түземсезлек белән белгечләрне көтә иде. Белгечләр өлкән яшьтәге гражданин гаиләсендәге шартлардан канәгать булу-булмавы турында сораштыру үткәрде. Сораштыру һәм яшәү шартларын тикшергәннән соң, өлкән яшьтәге гражданинның яшәү шартларын тикшерү турында акт рәсмиләштерелде.

Карамактагы өлкән яшьтәге гражданин үз ярдәмчесенә, шулай ук проектны эшләүче һәм гамәлгә кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International